Имамнар җыелышы
Бөгелмә үзәк мәчетендә Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләре имамнары җыелышы үтте. Чарада Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәтенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин катнашты. Бөгелмә шәһәре-районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үз эшләрен уңышлы башкарулары, тырышлыклары өчен имамнарга рәхмәтләрен җиткерде, барлык эш-гамәлләрендә уңышлар теләде. Җыелышта имамнар үз мәчетләре эшчәнлегенә хисап тоттылар, 2017...
Бөгелмә үзәк мәчетендә Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләре имамнары җыелышы үтте. Чарада Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәтенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин катнашты.
Бөгелмә шәһәре-районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үз эшләрен уңышлы башкарулары, тырышлыклары өчен имамнарга рәхмәтләрен җиткерде, барлык эш-гамәлләрендә уңышлар теләде.
Җыелышта имамнар үз мәчетләре эшчәнлегенә хисап тоттылар, 2017 елга планнары белән уртаклаштылар.
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia