Имамнар киңәште
3 апрель көнне шәһәребезнең "Ирхәм" мәчетендә хәзрәтләр җыелышы узды. Аның эшенә Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итте. Киңәшмә барышында апрель аена планлаштырылган эшләр тикшерелде. Һәрбер хәзрәт җирле мөхтәсибәт эшчәнлеге турында хисап тотты. "Ирхәм" мәчете җитәкчесе Радик хәзрәт Зәбиров көндәлек тормышыбызда балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә - компьютер, интернетның...
3 апрель көнне шәһәребезнең "Ирхәм" мәчетендә хәзрәтләр җыелышы узды. Аның эшенә Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелек итте.
Киңәшмә барышында апрель аена планлаштырылган эшләр тикшерелде. Һәрбер хәзрәт җирле мөхтәсибәт эшчәнлеге турында хисап тотты. "Ирхәм" мәчете җитәкчесе Радик хәзрәт Зәбиров көндәлек тормышыбызда балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә - компьютер, интернетның китергән зыяны турында тәфсилләп сөйләде. Үсеп килүче яшь буынны әлеге афәттән йолып калу зарурлыгын җиткерде. Мәчет эшенә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Ирек Сөләйман улы Кәтиевкә, алар гаиләсенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны Ирек абыйның җәмәгате Хәмдүнә Хәйдәр кызы Кәтиева кабул итеп алды.
17 апрель көнне ТР Диния Нәзарәте корылтаенда катнашу өчен Бөгелмәдән өч делегат сайланды. Казанга бездән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин
/БМР имам-мөхтәсибе/, Рамил хәзрәт Хөснетдинов /"Бәдр" мәчете җитәкчесе/, Габделхак хәзрәт Нуруллин /Таллы Бүләк авылы имамы/ барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа