Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илвира СӘГЪДИЕВА, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы.

Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы!

Газетаның беренче саны дөнья күрүгә 25 ел тулган юбилеегыз белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез! "Бөгелмә авазы" безнең өчен югары профессионализм һәм сыйфатлы журналистика үрнәге булып тора. Үзенең чирек гасырлык тарихы дәверендә ул безнең, ягъни сезнең укучыларыгызның абруен казанырга өлгерде. Газета язмалары аркылы Бөгелмә җирлегендә төрле милләт вәкилләренең тату яшәвен һәм районыбыздагы кайсы вакыйгаларның тарихка кереп калуын белеп торабыз. Нинди генә тема, жанрны кузгатсагыз да, сезнең башкаруда ул камил, саф һәм төгәл килеп чыга.Газета тудыручыларның нәтиҗәле эшчәнлеге нигезендә киләчәктә дә зур иҗади потенциал, осталык булыр дип ышанабыз. Каләм әһелләре дигән югары исемне намус белән йөртегез. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса