Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин: 2021 елгы БДИ биремнәренә минималь үзгәрешләр кертелгән

Рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган, биология буенча имтихан вакыты 25 минутка озайтылган.

2021 елгы бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелгән.

«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары зур үзгәрешләр кертелмәгән контроль-үлчәү материаллары (КҮМ) модельләре буенча имтиханнар тапшырачак. Кайбер предметлар буенча бәяләүнең аерым критерийлары гына тәгаенләнә», - диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта әйтелгәнчә, математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча КҮМ эчтәлегендә һәм структурасында үзгәрешләр юк.

Рус теле, рус әдәбияты, биология һәм тарих буенча имтихан биремнәренең барлык төп характеристикалары сакланган. Формулировкаларда һәм беренчел балларда бераз үзгәрешләр бар. Мәсәлән, рус теленнән беренчел балл 58 урынына 59 булган. Биология буенча имтихан вакыты 210 минуттан 235 минутка кадәр озайтылган.

Чыганак: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса