Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илнең иминлеге, табыннарның муллыгы өчен

12 ноябрьдә Техника йортында агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узачак. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов авыл хезмәтчәннәрен, эшкәртү сәнәгатендә көч куючыларны, ветераннарны ихлас котлады.

"Крестьян хезмәте традицияләрен саклаган хәлдә, эшлекле инициатива күрсәтеп, җитди нәтиҗәләргә ирешәсез. Бүген районда колхоз-фермер хуҗалыклары барлыкка килә, гаилә фермалары ачыла, шәхси хуҗалыклар саны арта, авыл хуҗалыгын яңарту өчен инвестицияләр салына, эшкәртү комплексы уңышлы эшләп килә. Болар барысы да Сезнең туган җирне яратуыгыз, эшли белүегез һәм алга куйган максатларга ирешә алуыгыз турында сөйли.

Сезгә, районыбыз игенчеләре, зур рәхмәт! Икмәк булса, җыр да була, ди халык мәкале. Быел, һава шартларының уңай килүе, республика җитәкчелегенең ярдәме һәм сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә, табыннарыбыз мул, бәйрәмнәребез җырлы, күңелләрдә - халкыбыз өчен горурлык хисе. Тырыш хезмәтегез, әйтеп бетергесез кыйммәтле тәҗрибәгез өчен, ветераннар, Сезгә аерым рәхмәт!" - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса