Илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башладылар
Карар нигезендә, сайлау комиссияләре товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, карар РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү һәм үткәрү буенча гамәлләрне яңадан торгызуга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында кабул ителә.
Документ нигезендә, сайлау комиссияләре янә товарлар белән тәэмин итү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала. Шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны яңартачак.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин илдә коронавирус аркасында килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, аны соңрак вакытка күчерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа