Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илдус КАСЫЙМОВ, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре, кадерле журналистлар!


Сезне "Бөгелмә авазы"-ның беренче саны дөнья күрүгә 25 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!Бу елларда газета җитди, мәртәбәле басма дигән абруй яулады һәм Татарстан Республикасы күмәк мәгълүмат чаралары арасында, хаклы рәвештә, алдынгылар сафында бара. Мөһим дәүләт документларыннан башлап, яңалыкларга кадәр, репортажлар, җитди һәм җентекле аналитика - барысы да газетаны кызыклы итә.Бөгелмәләрнең проблемаларын яктыртуга даими игътибар бирүегез аерым рәхмәткә лаек. Шәһәр һәм райондагы казанышлар, көндәлек эшләр, билгеләнгән планнар якташларыбызда зур кызыксыну уята, киң күләмле социаль-икътисади бурычларны чишәргә ярдәм итә. Иҗади коллективыгыз киләчәктә дә татар журналистикасының һөнәри традицияләрен саклар һәм арттырыр, заман белән һәрчак бер адымда атлар дип ышанам. Сезгә яңа уңышлар, яхшылыклар гына теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса