Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илдә Президент кына ришвәт алмый

Русиялеләр фикеренчә, бүген илдә төп ришвәтчеләр -табиблар. Антирейтингта алар ЮХХДИ хезмәткәрләрен узып киткән. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Русиядә Президент кына ришвәт алмый.ЮХХДИ хезмәткәрләренә килгәндә, респондентларның 52 проценты аларга ышана. Соңгы елларда юл инспекторларының коррупцияләшү дәрәҗәсе сизелерлек кимегән.Бүген гражданнарның 27 проценты табибларны төп ришвәтчеләр дип атый....

Русиялеләр фикеренчә, бүген илдә төп ришвәтчеләр -табиблар. Антирейтингта алар ЮХХДИ хезмәткәрләрен узып киткән.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Русиядә Президент кына ришвәт алмый.ЮХХДИ хезмәткәрләренә килгәндә, респондентларның 52 проценты аларга ышана. Соңгы елларда юл инспекторларының коррупцияләшү дәрәҗәсе сизелерлек кимегән.Бүген гражданнарның 27 проценты табибларны төп ришвәтчеләр дип атый. Моңа сораштыруда катнашучыларның нигездә өлкән яшьтәге кешеләр булуы да тәэсир иткәндер. Аннары табиблар фармацевтика компанияләре белән берлектә эшли һәм пациентларга дәүләт түләгән препаратлар исемлегендә булмаган даруларны яза. Ягъни поликлиника дәрәҗәсендә аерым коррупция билгеләре төсмерләнә.Табиблар белән бик күпләр аралаша. Аларның рейтингта беренче урын алуын шуның белән аңлатучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса