Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ике бөгелмәле янып үлгән

21 апрельдә көндез Бөгелмәдә ике янгын чыга. Шәһәрнең Толстой урамында шәхси йорт яна. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, бу вакытта инде 5кә 8 метрлы өйнең түбәсе һәм веранда янып бетә язган була. Ут сүндерелгәч, янгын сүндерү бригадасы өй эчендә 1935 елгы хуҗабикәнең һәм аның 1978 елгы оныгының үле гәүдәләренә тап...

21 апрельдә көндез Бөгелмәдә ике янгын чыга.

 

 

Шәһәрнең Толстой урамында шәхси йорт яна. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, бу вакытта инде 5кә 8 метрлы өйнең түбәсе һәм веранда янып бетә язган була. Ут сүндерелгәч, янгын сүндерү бригадасы өй эчендә 1935 елгы хуҗабикәнең һәм аның 1978 елгы оныгының үле гәүдәләренә тап булалар. Алар янгын чыкканда йоклаган булгандыр дип фаразлана.

Совет урамында 5 катлы йортның 3 нче катындагы фатирда телевизор яна. Фатир тәрәзәләреннән һәм ишектән төтен чыга. Янгын сүндерүчеләр 3 нче каттан алып 5 катка кадәр өйләрендә булган кешеләрне эвакуацияли. Фатир эчендәге телевизор һәм тумбочка янып бетәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса