Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Игътибар үзәгендә – балалар сәламәтлеге

Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң балалар хастаханәсенең стационары ачылды.

Бу вакыйганы шәһәр халкы берничә дистә ел көтте. Төзекләндерү эшләре сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау Республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Бина 1974 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле анда бер генә тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Ремонтның гомуми бәясе 210,8 миллион сум, мәйданы – 2915,8 квадрат метр тәшкил итте.

Хәзер хастаханәдә балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган: санузеллы  палаталар, уен бүлмәсе, массаж кабинеты, ашханәләр һәм башка мөмкинлекләр булдырылды. Стационар базасында тәүлек буе эшли торган 54 койка оештырылды: 22се – яңа һәм җитлекми туган балаларны тәрбияләү бүлегендә, 32се – педиатр профильлесендә. Шулай ук 44 койкага исәпләнгән көндезге стационар да яңартылды. Өч катлы бина заманча технологик җиһазлар белән тулыландырылды.

Хастаханәдә биш табиб-педиатр, 45 шәфкать туташы һәм өч кече медицина хезмәткәре эшли. Хастаханәгә ике автотранспорт беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса