Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Игътибар: конкурс!

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" ("Мы помним и чтим") дип исемләнгән конкурска заявкалар җыю тәмамланып килә.

Бәйгене "Татнефть" компаниясе республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республика­сы Журналистлар берлеге белән берлектә уздыра.
Конкурсның максаты:

- Бөек Ватан сугышы турын­дагы хәтерне саклау һәм ныгыту; илебезнең героик үткәнен пропа­гандалау;

- "Татнефть" ветераннарының сугышчан батырлыгын һәм республика нефтьчеләренең сугыш елларындагы фидакарь хезмәтен, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен чагылдыру;

- җәмгыятьне патриотик рухта тәрбияләү, Бөек Ватан сугышыда җиңү яулаган солдат батырлыгы өчен горурлык хисләре булдыру.
Конкурс номинацияләре:

- матбугат басмаларында иң яхшы журналист эше яки материал­лар циклы;

- интернет чыганакларында иң яхшы эш яки материаллар циклы;

- иң яхшы телевизион яки радиопроект (тапшыру, сюжет, репор­таж, очерк).
Гомуми таләпләр:

- конк урска республика, региональ массак үләм мәгълүмат чараларында 2014 һәм 2015 елларда басылып чыккан төрле жанр­дагы материаллар кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен заявка тутыру мөһим:

- тулысы белән авторның исем- фамилиясе, атасының исеме, туган елы;

- конкурста катнашучының адре­сы (индекс күрсәтелергә тиеш);

- телефон, факс, E-mail;

- материал басылып чыккан СМИ (газета-журнал, мәгълүмат агентлы­гы, теле- һәм радиокомпания исеме);

- кайсы номинациядә икәнлек;

- конкурста катнашучының паспорты, ИНН һәм иминиятләштерү та­ныклыгы (СНИЛС) күчермәләре.
Конкурста катнашуга заявкалар "Татнефть" җәмгыяте матбугат хез- мәтендә түбәндәге адрес буенча 2015 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: 423450, Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20 нче йорт. Теле- фоннар: 8(8553) 373-209, 373-751, факс: 8(8553) 373-045.
Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне тәбрикләү 2015 елның декабрендә булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса