Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игътибар: бәйге! Исәп алучылар, кем яхшырак?

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү һәм үткәрүчеләр арасында эшне иң яхшы оештыручыларны ачыклау өчен бәйге игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, республика территориясендә авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы оештыручыларны ачыклау максатыннан, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында бәйге уздыру турында 17 июнь көнне махсус карар кабул...

 

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү һәм үткәрүчеләр арасында эшне иң яхшы оештыручыларны ачыклау өчен бәйге игълан ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, республика территориясендә авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы оештыручыларны ачыклау максатыннан, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында бәйге уздыру турында 17 июнь көнне махсус карар кабул итте (411 нче санлы).

Конкурс әлеге чараны яхшылап оештыруны, уңышлы үткәрүне тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Анда 2016 елның 19 августына кадәр Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органына тиешле гариза һәм материаллар җибәргән муниципаль районнар, шәһәр округлары катнаша ала (адрес: 420021, Казан, Г. Камал урамы, 24 "а" йорт. Электрон адрес: vshp2016@tatstat.ru; телефон: 8-843-221-78-90).

Дәгъвачыларның хезмәтләре түбәндәге критерийлардан чыгып бәяләнәчәк: исәп алу объектларының мөмкин кадәр тулырак исемлеген булдыру һәм исәп алганнан соңгы йомгакларның ул исемлек белән тәңгәл килүе (20 баллга кадәр); кадрлар әзерләү (10 баллга кадәр); мәгълүмат туплаучыларга эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен саклаулы, телефон элемтәле, кирәкле җиһазлары булган, чарага кагылышлы документларны ышанычлы саклауны тәэмин итәрлек бина-бүлмә һәм транспорт чарасы белән тәэмин итү (10 баллга кадәр); җирле үзидарә тарафыннан переписьне үткәрүгә бирелгән субвенцияләрне үзләштерү дәрәҗәсе (5 баллга кадәр); чараны яктырту максатыннан, аңлату-мәгълүмат җиткерү эшләре алып баруны оештыру (5 баллга кадәр).

Конкурсның приз фонды 350 мең сум тәшкил итә (I урынга - 200 мең, II урынга - 100 мең, III урынга 50 мең сум). Финанс тәэминаты "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы Законда каралган тәртиптә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса