Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекле туганлык - иң яхшы байлык

Шушы көннәрдә, 2нче “Батыр” балалар бакчасы аеруча гөрләп торды. Чөнки монда шәһәребезнең барлык балалар бакчаларыннан музыка җитәкчеләре методик берләшмәгә җыелдылар.

Халык сәнгатен һәм мәдәни йолаларны популярлаштыру, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник берләшмәләрне саклап калу максатларында 2022нче ел Россия Президенты тарафыннан “Россия халыкларының мәдәни мирасы елы” дип игълан ителде.

Шул форсаттан файдаланып бакчабызның эшчәнлеген, төп максатын чагылдырган “Игелекле туганлык - иң яхшы байлык” дип аталган чара  күрсәттек.

Безнең эшебезнең максаты - бала шәхесенең рухи-әхлакый һәм социаль үсеше, аны туган телгә, туган якның милли мәдәниятенә җәлеп итү, тәрбияләнүчеләрдә югары патриотик аң формалаштыру. Тәрбия – белем бирү эшен оештыруда без социаль партнерларыбыз белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бу юнәлеш буенча эшнең нәтиҗәлелеге Татар мәдәният үзәге белән берлектә үткәрелгән шәһәркүләм чараларда күренә. Бу бәйрәмебезгә алар үзләренең нәни дусларына төрле милләт халкының уеннарын, җыр-биюләрен алып килделәр.

“Милли тәрбия эше - сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге көн кебек ачык”, - ди бакчабызның музыка җитәкчесе Әлфия Рәшит кызы Шакирова.

Әлбәттә нәниләрне туган халкының милли-мәдәни, рухи-әхлакый хәзинәләре нигезендә тәрбияләү белән бергә,  иң мөһиме, башка милләт вәкилләренә, Идел буе халыкларына, аларның  мәдәниятына уңай мөнәсәбәт булдыруга да җитди игътибар бирәбез. Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Алар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, биюләр өйрәнәбез, милли уеннар уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез.

Иң кызыклы, күңелле эшчәнлекләрнең берсе - татар халкының борынгы йолаларын кулланып күңел ачу кичәләре үткәрү. Татар халык уеннары, аның җыр - моңнары баланың зиһенен, күңел байлыгын арттыра. Балаларны милли рухта тәрбияләү,  үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү - безнең мөһим бурыч.

Алда язылганнарны йомгаклап, шуны әйтәсе килә: балаларда матурлыкны тоя, күрә белү сәләтен үстереп, туган ягыбызны ярату хисе, халкыбызның гореф - гадәтләренә һәм милли бәйрәмнәренә ихтирам,  үз телебезне камил белергә омтылыш тәрбияләү бездән - тәрбиячеләрдән, ата-аналардан тора. Шуның өчен безгә - өлкәннәргә дә телебезне, үткәнебезне югары дәрәҗәдә белү, төрле милләт вәкилләре культурасына хөрмәт белән карау, зыялылык хас булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса