Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекле һөнәр ияләре

Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан конференция узды

Тернәкләндерү үзәгенең эштә аеруча уңышка ирешкән хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Бүген, 8 июньдә, Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә ZOOM системасында конференция үткәрелде. 
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге директоры Е. Н. Старостина хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул үз чыгышында әлеге һөнәрнең кешеләр тормышына игелек һәм шәфкать кертергә тиешлегенә басым ясады. Бар көчеңне биреп башкара торган хезмәт үз эшеңә намуслы караш, күңел киңлеге, игелеклелек, зур сабырлык һәм кеше хәленә керә белүне таләп итә. 
Нәкъ менә кыен чакларда кеше хәлен уртаклаша белү, ярдәм итү кешеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлләрен җиңү өчен көч бирә. 
Тантана барышында тернәкләндерү үзәгенең алдынгы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, соңыннан бәйрәм концерты булды. 

Ирина Ивановна Бондаренко, бүлек мөдире 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса