Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелекле эшләргә грантлар: Бөгелмәнең 16 проекты «Татнефть»нең социаль грантларын алуга икенче конкурста җиңүче булды

Кичә нәтиҗәләр ясалды.

Социаль проектларга ярдәм итүнең грант системасы 2016 елда Наил Маганов инициативасы белән «Татнефть» ГАҖга кертелде. Бу компаниянең хәйрия эшчәнлегенең эффективлыгын һәм ачыклыгын арттыру өчен эшләнде.

2022 елда икенче конкурста 4 өстенлекле юнәлеш билгеләнде: "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау",  "Территорияләрне үстерү" һәм» "Мәдәният", аларга 20 максатчан программа керде. Татарстан Республикасының 13 районыннан һәм Тольяттидан дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан, коммерциячел булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалардан һәм физик затлардан барлыгы 543 гариза килгән.

Кичә нәтиҗәләр ясалды. «Татнефть»нең социаль грантларын алуга икенче конкурсында 217 иҗтимагый әһәмиятле инициатива җиңүче булды. Шуларның 16сы - Бөгелмә муниципаль районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса