Игелек кыл!
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Курс-М" шәһәр студентлар клубы һәм аграр яшьләр берләшмәсе, "Инициатива" ирекле оешмасы белән берлектә, 3 май көнне Яшьләр сараенда "Язгы игелек атнасы" дигән хәйрия концерты уздырдылар. Шушы ук чарада районда үткән "Игелек атнасы"на йомгак ясалды, активистларны тәбрикләү тантанасы булды, мохтаҗларга...
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, "Курс-М" шәһәр студентлар клубы һәм аграр яшьләр берләшмәсе, "Инициатива" ирекле оешмасы белән берлектә, 3 май көнне Яшьләр сараенда "Язгы игелек атнасы" дигән хәйрия концерты уздырдылар. Шушы ук чарада районда үткән "Игелек атнасы"на йомгак ясалды, активистларны тәбрикләү тантанасы булды, мохтаҗларга тарату өчен кием-салым, уенчыклар, канцелярия товарлары тупланды. Акциядә шәһәребезнең югары һәм урта уку йортлары, мәктәпләр, балалар иҗат үзәкләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа