Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игелек эшләр вакыт

Республикада "Язгы игелекле гамәлләр атнасы" акциясе старт алды. Анда студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаша. Әлеге акция кысаларында, Бөгелмәнең 3 нче мәктәбендә 16 апрель көнне зур чара оештырылды. Тантанада катнашучы укучыларны Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Нигъмәтҗанова тәбрикләде. Бу көнне балалар "Игелекле Татарстан" эстафетасын кабул итте һәм 100гә...

Республикада "Язгы игелекле гамәлләр атнасы" акциясе старт алды. Анда студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаша. Әлеге акция кысаларында, Бөгелмәнең 3 нче мәктәбендә 16 апрель көнне зур чара оештырылды. Тантанада катнашучы укучыларны Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Нигъмәтҗанова тәбрикләде.

Бу көнне балалар "Игелекле Татарстан" эстафетасын кабул итте һәм 100гә якын укучы катнашында флешмоб оештырылды. Күңелне җилкендерә торган биюләрдән соң балалар символик рәвештә бер-берсенең кулын кысты һәм, шул рәвешле, бер-берсенә эстафетаны тапшырды. "Язгы игелекле гамәлләр атнасы"нда алар яхшылык эшләүгә кушылырга тиеш.

Әлгее акция Россиядә 15 нче тапкыр уздырыла. Анда миллионнан артык кеше катнаша.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса