Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен укытучы-тренерлар әзерләнәчәк

Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле укытучы-тренерлар әзерли башлаячаклар.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без ТР Президенты белән киңәшләштек, ул безне хуплады, быелгы уку елыннан белем бирүнең интеграцияләнгән формасын кертәбез, авыл мәктәпләре өчен 50 кешедән торган төркем җыеп, киң профильле белгечләр әзерли башлыйбыз», - диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта, укучылар белән спорт секциясендә шөгыльләнә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрә алачак.

«Безнең һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми», - дип искәртте ул.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында чыкты. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube-каналында танышырга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне - 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/27-02-2021/v-povolzhskoy-akademii-podgotovyat-trenerov-prepodavateley-dlya-selskih-shkol-rt-5809281

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса