Җиңүчеләр
Шушы көннәрдә редакциябезгә бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хөсәен ага Әбунәгыймов килеп, шатлыгы белән уртаклашты. Аның әле яңа гына "Победители" /"Җиңүчеләр"/ дип аталган китабы басылып чыккан икән. Өр-яңа китабының бер нөсхәсен ул газета редакциясенә дә бүләк итте. /рәсемдә/. "Хөсәен Гайсә улы Әбунәгыймов 1926 елның 15 июлендә Азнакай районы Әсәй...
Шушы көннәрдә редакциябезгә бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хөсәен ага Әбунәгыймов килеп, шатлыгы белән уртаклашты. Аның әле яңа гына "Победители" /"Җиңүчеләр"/ дип аталган китабы басылып чыккан икән. Өр-яңа китабының бер нөсхәсен ул газета редакциясенә дә бүләк итте. /рәсемдә/.
"Хөсәен Гайсә улы Әбунәгыймов 1926 елның 15 июлендә Азнакай районы Әсәй авылында дөньяга килгән. 7 еллык авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
Сугыш башлангач, 1943 елның июнендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Кыска сроклы курслар узгач, аны Идел буе хәрби округындагы "БО-262" корабленә рулевой итеп билгелиләр. Шушы флотилия составына кергән башка корабльләр белән берлектә, ул да хәрби операцияләрдә катнаша. Каты бәрелешләрнең берсендә Хөсәен Әбунәгыймов каты яралана, госпитальләрдә ята. Алган яралары аңа тынгылык бирми, 1947 елда хәрби-диңгез госпиталендә ятканда аягына гангрена башлана. Врачлар: "Кисәргә!" - дигән катгый карар чыгара. Әмма егет үзендә мондый карарга каршы килә алырлык көч таба, яшь организм да авыруны җиңеп чыга ала. Туган якларына икенче төркем инвалид булып кайтып төшсә дә, үз аякларында кайта. Шуннан аның тыныч тормыштагы бай хезмәт биографиясе башлана", - дип яза китапның кереш сүзендә "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкиле Радмил Зыятдинов.
Үз чиратында, газета редакциясе коллективы Хөсәен ага Әбунәгыймовны яңа китабы басылып чыгу һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итә. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп кала.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа