Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иҗат мирасы

Шагыйрь, мөгаллим, публицист, драматург, нәфис сүз остасы Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан, шәһәребез үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган як бүлегендә эшләп килүче “Илһам чишмәләре” клубы әгъзалары бер очрашуны олпат шагыйрь истәлегенә багышладылар.

Клуб утырышында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлының иң әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгаларына турындагы материаллар белән таныштылар. Кунакларыбыз аның шигырьләрен укыдылар, һәр әсәрнең идея-эчтәлеге турында үзара фикер алыштылар.  

Шагыйрь 1907–1908 елларда “Низамлы мәдрәсә” комедиясен яза. Әлеге әсәрдә татар тормышындагы көнүзәк проблемаларны күрсәтә. 1907 елда аның “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” дигән тагын бер әсәре аерым китап булып чыга. Әсәр күп кенә актуаль проблемалар күтәрүе, аларны чишү юлларын да күрсәтүе белән кызыклы.     

  Клуб әгъзалары Сәгыйть Рәмиевне пейзаж остасы буларак ачтылар, “Авыл” исемле әсәрен анализладылар, авыл табигатен рәсемгә төшерү, хәрәкәтләр белән шигырьнең эчтәлеген  күрсәтү бәйгеләре үткәрелде. 

 Моңлы җырчыларыбыз Гөлчәчәк Миңнуллина белән Әлфия Нурмөхәммәтова, кичәнең эчтәлеген тагын да баетып, тәэсирлерәк итеп, туган як, туган авыл турында җырлар башкардылар. Шулай итеп, очрашуыбыз бик файдалы һәм җанлы үтте.  

Рәмилә ШӘКҮРОВА,  

китапханә хезмәткәре 

Анна КУДРЯШОВА фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса