Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләр Газинур Гафиятуллинның музей-йорты территориясен төзекләндерүдә актив катнашалар

Бөгелмәдә яшәүчеләр традиция буенча учреждениегә Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан территорияне тәртипкә китерү өчен киләләр.

Газинур Гафиятуллинның музей-йорты кунакларны: Бөгелмә электр челтәрләре яшьләр комитеты хезмәткәрләрен, вәкилләрен һәм машина төзелеше техникумы студентларын кабул итте.

Советлар Союзы Герое оныгы Роберт Гафиятуллин инициативасы белән яшьләр төркеме инде берничә ел музей тирәсендәге территориядә тәртип саклауда актив катнаша.

9 Май алдыннан инициативалы яшьләр кабат традицион өмә оештырды. Масштаблы эш башкарылды: чүп-чар һәм коры үлән җыеп алынды, бюстка косметик ремонт ясалды, чәчәкләр утырту өчен чәчәк түтәлләре әзерләнде. Җыештырганнан соң балалар өчен музей бүлмәләре буйлап экскурсия оештырылды. Балалар Газинур Гафиятуллинның тормышы һәм батырлыгы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, ата-бабаларыбызның нинди шартларда яшәвен үз күзләре белән күрделәр. Шулай итеп, яшьләр тарих, сугыш геройлары белән генә танышып калмый, хезмәт тәрбиясенә дә катнашы була.

Евгений Владимиров җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы бик зур эш башкарган: бинаның фасады һәм коймасы буялган, баскычы төзекләндерелгән һәм буялган.

Истәлекле урынны төзекләндерү — киләчәктә тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен корбан иткән кешеләргә рәхмәтебезне белдерү өчен кирәкле игелекле эшләребезнең бер өлеше генә ул. Илне саклап калган геройлар турында истәлек — үткәннәр алдында изге бурыч һәм киләчәк буыннарга васыять.

ФОТО: музей архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса