Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды

Чара Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендә урнашкан "Хәтер" хәрби дан залында тантаналы рәвештә 14 яшькә җиткән шәһәр һәм район мәктәпләренең 10 укучысына Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Чарада Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге вәкиле, хәрби комиссариат вәкиле, кыска вакытлы ялда булган махсус операциядә катнашучы, «Форпост» яшьләр хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре, кадетлар һәм балаларның ата-аналары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса