Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң ышанычлы урын

Янгыннар саны елдан-ел арта бара, алардан килгән матди зыян күләме дә һич кимеми.

Кешенең йорты аның иң ышанычлы урыны булырга тиеш, әмма статистика бәхетсезлек очракларының күпчелеге нәкъ менә өйләрдә килеп чыгуын күрсәтә.
Балалар белән яшәүчеләр аеруча игътибарлы һәм уяу булырга тиеш. Алар өчен куркыныч чыганагы булып торырлык бер генә нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый: электр розеткалары, ут кабызгычлардан башлап, плитә өстендә торган кәстрүлләргә кадәр алар өчен хәвефле нәрсә булып санала.
Фаҗигаләр нигезендә еш кына бер сценарий ята: әти-әнисе эчүчелек белән мавыккан гаиләләрдә акча түләмәгән өчен газ, яисә электр өзеп куелган була. Әмма җылыга һәм яктыга һәркем мохтаҗ, сирәк кенә булса да, ашарга пешерергә дә кирәк бит әле. Моны алар ничек эшли - бусы хуҗаларның фантазиясенә бәйле була. Исерек башларның андый "чослыгы" еш кына янгын чыгу белән төгәлләнә дә. Янгыннар турындагы мәгълүматларга
күз салсак, аның сәбәбе күп очракта шуңа кайтып кала да: олылары эчәргә ярата, ә балалары бик шук була.
Һәр кеше берничә кагыйдәне истә тотарга тиеш.
1. Берәр бинада (квартирда) ут чыкканын белеп, яисә күреп алсагыз, кичекмәстән янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итегез.
2. Янгын беренче катта икән, үз көчегез җитәренә ышансагыз, ишекне, яисә тәрәзәне ничек тә ачарга тырышып карагыз. Ишекне ачасыз икән, үзегез ишек ачыласы урыннан читкәрәк басыгыз - эчтән ялкын бәреп чыгуы ихтимал. Ә инде ишекне ачкач, аннан ут түгел, төтен генә ургылып чыга икән, сулыш юлларын юеш чүпрәк белән каплап, аска иелә төшеп (мүкәләп, яисә шуышып), бүлмә эченә керергә тырышып карагыз.
3. Ут чыганагын эзләп һәм аны табып сүндерергә тырышып, вакытыгызны әрәм итмәгез. Иң мөһиме - КЕШЕЛӘРНЕ КОТКАРУ.
4. Утлы бүлмәгә кергәнче, анда кемнәр барлыгын белү зарур. Балалар калган икән, алар, гадәттә, караңгы урыннарга кереп кача торган булалар (диван асты, өстәл асты һ.б.), авыру картлар икән, алар караватта, яисә идәндә була.
5. Кешеләрне табу белән тизрәк аларны урамга алып чыгу ягын карарга кирәк.
6. Медицина хезмәткәрләре килеп җиткәләгәнче, кулдан килгән ярдәмне күрсәтә торыгыз.
Истә тотыгыз, ут тик торганнан чыкмый, күпчелек очракта аңа кеше сәбәпче була.
Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте
инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса