"Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» Республика конкурсының муниципаль этабы башланды
Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә муниципаль мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү буенча системалы эш оештыру максатыннан үткәрелә
Березовка авыл мәдәният йорты базасында " Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
"Халкы 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы»;
"Халкы 200 дән 300 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл Мәдәният йорты»;
"Халкы 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл Мәдәният йорты»;
"Халкы 500 һәм аннан да күбрәк кешесе булган торак пунктның авыл Мәдәният йорты ".
Чараның беренче өлешендә Вязовка, Большая Федоровка, Прогресс, Березовка, Кодаш авыл мәдәният йортлары һәм Ростовка авыл клубы җитәкчеләре катнашында учреждениеләр тәкъдим ителде. Конкурс программасының икенче өлешендә клуб оешмаларында катнашучылар үзләренең иң яхшы иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Муниципаль этапның киләсе туры 28 июньдә Яңа Александровка авылы мәдәният йортында узачак.
Автор Алена Лихачева,
Олеся Ишмеева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа