Иң яхшы сыер савучы
21 - 22 июль көннәрендә ТР Питрәч муниципаль районының "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖ базасында машина ярдәмендә сыер саву осталары республика конкурсы булып узды.
Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлык хезмәткәрләре, сыер саву осталары, консультантлар һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты.
"Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ дояркасы Асия Әхмәтҗанова республиканың барлык районнарыннан җыелган сыер савучылар арасында 5 нче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа