Иң яхшы балалар табибы Канар утрауларына юллама алды
Казанда «Минем яраткан бала табибы» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурс юбилейлы бишенче тапкыр узды. Шуңа да бу истәлекле датага бүләкне дә үзенчәлеклене әзерләгәннәр. Иң төп җиңүче гаиләсе белән бергә Канар утрауларында ял итәчәк. Мәгълүм булганча, бу бәйге интернетта оештырылган тавыш бирү нәтиҗәсендә иң яхшы педиатрлар, шәфкать туташлары, хирурглар, психологлар һ.б. балалар...
Казанда «Минем яраткан бала табибы» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурс юбилейлы бишенче тапкыр узды. Шуңа да бу истәлекле датага бүләкне дә үзенчәлеклене әзерләгәннәр. Иң төп җиңүче гаиләсе белән бергә Канар утрауларында ял итәчәк.
Мәгълүм булганча, бу бәйге интернетта оештырылган тавыш бирү нәтиҗәсендә иң яхшы педиатрлар, шәфкать туташлары, хирурглар, психологлар һ.б. балалар белгечләрен ачыклый. Балалар һәм аларның әти-әниләре яраткан табибларын "Һөнәргә тугрылык", "Мәрхәмәтле йөрәк өчен" һәм "Профессионализм өчен" дигән номинацияләр буенча хуплый .
"Минем яраткан балалар табибы" халык интернет-премиясенең оештыру комитеты җитәкчесе Азат Абашев сүзләренчә, конкурс әлегә бай тарихка ия дип әйтеп булмаса да, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелгән инде. Бәйге Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уздырыла, әмма Казан бу исемлектә аерым урын алып тора - ул бу конкурсның бишеге. Әлеге конкурс табиб һөнәренең абруен үстерергә ярдәм итә. «Кыр»да эшләгәннәрне күрергә мөмкинлек бирә, диелде.
- Елдан-ел конкурста катнашучы табиблар да, алар өчен тавыш бирүчеләр дә күбәя. Бу бик сөенечле. Педиатрлар - бик тыйнак халык. Бездә шундый конкурслар булуы белгечләребезнең һөнәри осталыкларын бәяләргә мөмкинлек бирә, - диде Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Юбилейлы конкурс узган ел ахырында үтте. 26 ноябрьдән башлап биш атна дәвамында һәркем www.bestpediatr.ru сайтында үзенең яраткан табибы өчен тавыш бирә алды. Шулай ук бәйгегә балалар рәсемнәре, фотолар һәм видеолар да кабул ителде. Шулай ук комментарийлар язу да тыелмый иде. Бу өстенлекләр бирми, әмма үз пациентларыннан җылы сүзләр ишетү табибларга, һичшиксез, куанычлы булгандыр.
Ниһаять, бәйгенең яңа геройлары да билгеле булды - җиңүчеләргә лаеклы бүләкләре тапшырылды. Акциянең төп партнеры - "Юниверсал Холидейз" туристик компаниясе - тарафыннан тәэмин ителгән төп призга Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-травмотологы, бүлек җитәкчесе Илья Рябчиков ия булды.
Җиңүгә лаек булган башка лауреатлар һәм призерлар:
- Шаһиәхмәтова Лилиана Робертовна (мәктәп педиатры, 6 санлы балалар поликлиникасының дәвалау физкультурасы табибы);
- Байбиков Рашит Салихович (ДРКБ, балалар хирургы);
- Васильев Михаил Викторович (ДРКБ, табиб травматолог-ортопед);
- Сачкова Оксана Геннадьевна (6 санлы балалар поликлиникасының участок педиатры);
- Йосыпова Аида Надыровна (1 санлы шәһәр балалар хастаханәсе участок педиатры);
- Кәримова Раушания Камиловна (6 санлы балалар поликлиникасының лор-табибы);
- Шәнгәрәева Илсияр Камиловна (ДРКБ, участок педиатры);
- Бабанова Венера Тәлгатовна (7 санлы балалар поликлиникасының участок педиатры).
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа