Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Иң мәдәни әни” бәйгесе

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтында "Иң мәдәни әни" конкурсының нәтиҗәләрен чыгардылар. Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Балтач районнары катнашучылары җиңүче дип табылды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бер ай эчендә конкурска яраткан әниләре турында 500-дән артык эссе тапшырылган. Барлык Татарстаннан беренче сыйныф укучылары үзләренең әниләре турында нинди талантлы, матур һәм мәдәни булуларын...

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтында "Иң мәдәни әни" конкурсының нәтиҗәләрен чыгардылар. Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Балтач районнары катнашучылары җиңүче дип табылды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бер ай эчендә конкурска яраткан әниләре турында 500-дән артык эссе тапшырылган. Барлык Татарстаннан беренче сыйныф укучылары үзләренең әниләре турында нинди талантлы, матур һәм мәдәни булуларын тасвирлап язганнар, шулай ук бергәләшеп мәдәни чараларга - театр һәм музейларга йөрүләрен, иҗат һәм үзләренең үсешләре белән шөгыльләнүләрен тасвирлаганнар. Төп призга - "Татармультфильм" берләшмәсенең әдәби-анимацион басмалары комплектына - өч катнашучы ия булды: Казаннан Язилә Мозаффарова, Бөгелмәдән Елизавета Ивкина һәм Балтачтан Гүзәл Әхтәмова. Тагы 15 катнашучыга кызыксындыру бүләкләре - берәр әдәби-анимацион басма тапшырылачак. Призерларның тулы исемлеге белән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтында танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса