Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җиңү көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына халык тормышы турында китап нәшер ителә.

Китапны бастырып чыгару идеясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Китап «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дип атала.

Ул 10 бүлектән тора, аларда татарстанлыларның ул кырыс елларда тылда яшәү эшчәнлегенң барлык өлкәләре дә диярлек ачылган. Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар турында бәян ителә, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы һ. б. Тасвирлана.

Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шаһитларның сөйләүләре урын алган.

Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Яшь буын вәкилләре, китапны укыгач, Бөек Җиңүнең сугыш кырларында сугышчыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең кешелек мөмкинлекләрен тулысынча эшкә җигеп, титаник тырышлыклары, чиксез югалтулар, ачлык һәм мәхрүмлекләр, ә иң мөһиме - кешеләрнең нинди генә авыр шартларда да җиңүгә ышаныч белән караганлыгын аңлый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса