«Җиңү көне» җыры беренче тапкыр Идел буеның барлык халыклары телләрендә яңгырады
Марафон барышында легендар җырны рус, мукшы, эрзян, мари, башкорт, удмурт, чуваш һәм татар телләрендә башкардылар.
Бүген Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү Көне» масштаблы акциясендә Давид Тухманов һәм Владимир Хоритоновның танылган «Җиңү көне» җыры Идел буеның барлык халыклары телләрендә яңгырады.
Җырны бу акция өчен милли телләргә махсус тәрҗемә иткәннәр. Ул рус, мукшы, эрзян, мари, башкорт, удмурт, чуваш һәм татар телләрендә яңгырады. Төрле жанрда һәм стильдә башкару да легендар композициягә үзенчәлекле яңгыраш бирде, миллионлаган кеше өчен аны тагын да якынрак итте.
СССРның халык артисты Леонид Сметанниковның проектта катнашуы җыр марафонының казанышы булды. 1975 елда Совет телевидениесендә, әле буыннар гимны булып танылмаган, ә беркемгә билгеле булмаган җыр нәкъ менә аның башкаруында яңгырый.
Атказанган артистлар, дәүләт филармонияләре, театр, хор солистлары, ведомство һәм халык ансамбльләре, симфоник оркестрлар белән бергә «Җиңү Көне» җырын студентлар, волонтерлар, «Голос. Дети» тапшыруы, кавер-группалар һәм КВН Югары лигасы катнашучылары башкарды.
Ике атна диярлек дәвам иткән эстафетада Идел буе федераль округындагы 14 субъекттагы барлык музыкаль коллективлар башкаруында әлеге легендар җырны миллионлаган кеше күрде. Чыгышларның язмасы барлык төбәк телеканалларында күрсәтелде һәм #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырылды. Җыр марафоны Мордовия Республикасында башланды, эстафетаны Оренбург рус халык хоры төгәлләде.
«Безнең Җиңү Көне» җыр марафоны Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Дан һәм хәтер елында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында берләштерде, дип хәбәр итә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа