Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясенең төбәк этабы 1нче мәктәптә узды

Анда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләреннән 48 кеше катнашты.

Акция, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.

Россиядә чара 3 сентябрьдә узды. Бу дата очраклы гына сайланмаганбу көнне, моннан 75 ел элек, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган.

Безнең илдә акциядә катнашучылар өчен бер меңнән артык мәйданчык ачылды. Моннан тыш,Җиңү диктантын дөньяның 75 илендә язганнар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы темасына әфганчылар, иранлылар, һиндстанлылар беренче тапкыр үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Диктантның асылы тест форматында 20 сорауга 45 минут эчендә җавап бирүдән гыйбарәт. Акциядә катнашучылар үз белемнәрен генә кулландылар, китаплар, телефоннар һәм башка белешмә әдәбият файдаланылмады.

Диктант нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләр көтә.

Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса