Җиңү бәйрәме хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чара 28 апрель көнне консультация бирү, сорау - җавап формасында үтәчәк, анда башкарма властьның территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарама власте һәм җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, прокуратура вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар кебек муниципаль берәмлекләрдәге...
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чара 28 апрель көнне консультация бирү, сорау - җавап формасында үтәчәк, анда башкарма властьның территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарама власте һәм җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, прокуратура вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар кебек муниципаль берәмлекләрдәге тармак белгечләре җәлеп ителәчәк.
Бөгелмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәмне шулай ук 28 апрель көнне 14 - 17 сәгатьтә Техника йорты бинасында ала алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа