Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң арзаны – Абхазия

Туристлык тармагын анализлаучы "Skyscanner" дигән оешма русиялеләргә 2017 елда чит илләрдә ял итү өчен чагыштырмача арзанлы курортлар рейтингын төзегән. Аннан күренгәнчә, быел берәр чит илдә ике кешегә атна-ун көнлек ял өчен ким дигәндә 1,5 мең доллар (90 мең сум) чыгарып салырга туры киләчәк. Шуннан да арзанлы ял ил эчендә генә...

Туристлык тармагын анализлаучы "Skyscanner" дигән оешма русиялеләргә 2017 елда чит илләрдә ял итү өчен чагыштырмача арзанлы курортлар рейтингын төзегән. Аннан күренгәнчә, быел берәр чит илдә ике кешегә атна-ун көнлек ял өчен ким дигәндә 1,5 мең доллар (90 мең сум) чыгарып салырга туры киләчәк. Шуннан да арзанлы ял ил эчендә генә булырга мөмкин. Белгечләр ике кешегә самолет билетларының күпмегә төшәсен, яшәүгә һәм ашауга никадәр сумма кирәк булачагын, шулай ук курортларда күңел ачуга, музей-сәяхәтләргә йөрүгә кирәкле акчаларны кушып исәпләгәннәр. Иң арзанлы ял Абхазиядә, Әрмәнстанда һәм Һиндстанда икән - бу илләрдә ике кешегә ун көнлек ял 1,5 мең доллар чамасына төшә. Алардан соң Сербия килә - анда бару өчен 1570 доллар кирәк. Шактый арзанлы ял итү мөмкинлеге булган илләр исемлегенә шулай ук Непал, Венгрия, Грузия, Вьетнам, Румыния һәм Болгария кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса