Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хуплауга лаеклар

18 ноябрь көнне милли мәгариф өчен җаваплы директор урынбасарлары шәһәребезнең 1 нче мәктәбенә җыелды. Республикабызда дәүләт телләренең берсе булган татар телен өйрәнүдә яңа технологияләргә багышланган семинар узды анда.

Фәүзия МӘХМҮТОВА,
Бөгелмә мәгариф идарәсе башлыгының
милли мәсьәләләр буенча урынбасары.

Быел 1 нче сыйныф укучылары мәгарифнең яңа стандартлары нигезендә белем ала башладылар. Яңа шартларда татар телен өйрәтүдә нинди яңа технологияләр кулланып эшләргә мөмкин икәнлеген 1 нче мәктәп укытучылары мисаллар белән дәлилләде. Татар теле укытучылары Гөлнара Нивъмәтуллина, Зөлфия Зарипова, Гөлнур Пушкарнаяның мәктәпкә әле быел гына аяк баскан укучыларга татар теленең бөтен матурлыгын, аһәңен җиткерүдә тырышып эшләүләре ачыкланды.

Укытучыларның ата-аналар белән берлектә үткәргән "Газиз телне, туган җирне сөйсәк, якты булыр безнең көнебез" исемле сыйныфтан тыш чара туган җиребезгә, милләтебезгә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән оештырылган иде. Ә башлангыч сыйныфларда укытучы Фәйрүзә Байтимерова әзерләгән "Әнием, кадерлем!" сыйныф бәйрәмендә без укучыларның гына түгел, ә аларның әти-әниләренең дә туган телебезгә булган ихтирамын күрдек.
Семинарда катнашучыларда үткәрелгән чаралар уңай тәэсирләр калдырды. Әлеге уку йортында милли мәгариф өчен җаваплы директор урынбасары Филия Шәрифуллина җитәкчелегендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының туган телебезне яшь буынга җиткерүдә башкарган эшләре бары тик мактау сүзләренә генә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса