Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хуҗалыкларда эш бетми

Җәй уртасына да кердек. Авыл хуҗалыкларында эш кайнаган чор.

Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре булачак 2015 ел уңышын корткычлардан коткару өстендә эшли, химикатлар белән эшкәртә. Шул рәвешле,
22 368 гектар җир инде эшкәртелгән.
Районда печән әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыклары 6 114 тонна печән, 13 160 тонна сенаж әзерләгән инде. Бу планлаштырган мал азыгының
79 процентын тәшкил итә.
9 июль көнне районда уракка төшү техникасын кабул иттеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган комиссия техниканың әзерлегенә 80 баллы бәя биргән. Районда булган 82 комбайнның һәрберсенә 620 гектар җирдән уңыш җыеп алу авырга төшәчәк. Моннан тыш, "Агропродукт" җәмгыяте тагын 20 комбайн сатып алуны планлаштыра, ә "Татагро" җәмгыятенең күрше районнардан ярдәмгә тагын 12 комбайн чакырып алырга мөмкинлеге бар.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса