Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтебез чиксез сезгә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус КАСЫЙМОВ һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шәһәр һәм район укытучыларын тәбрик итте. "Хәзерге заман укытучысы һөнәри яктан тирән белемле һәм укытуның яңа чараларына, методикаларына ия булуы өстенә, җәмгыятьтә бара торган җитди үзгәрешләрнең асылын тирәнтен аңлап эш итәргә дә тиеш.

Педагоглар инновацион технологияләрне уңышлы үзләштерәләр, укытуның сыйфатын күтәрү өстендә эшлиләр, уңай нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Бу аларның һөнәри осталык бәйгеләрендә мактаулы урыннар алулары, Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре, укучыларның олимпиадалардагы уңышлары, региональ һәм илкүләм бәйгеләрдәге казанышлары белән дәлилләнә.

Сезнең актив гражданлык позициягез, профессиональлек, балаларга игътибарлы сизгер карашыгызны бәяләп бетерү мөмкин түгел. Фидакарь хезмәтегез, оптимист һәм энтузиаст булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез, сезгә тирән ихтирамыбызны җиткерәбез! Зирәк йөрәгегездә игелек чыганагы саекмасын, үз эшегезгә ихлас бирелгәнлек учагы сүрелмәсен!" - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса