Хокукыңны якла
6 февральдән Татарстанда табиблар хатасыннан зыян күргәннәр өчен "кайнар" линия эшли башлады. Аны Казан хокук саклау үзәге оештыра. Акция хокук саклау эшчән-легенә бүлеп бирелгән Россия Президенты гранты акчасына уз-дырыла. Юристлар гражданнарга бушлай консультация бирәчәк, һәлакәттән соң беренче чиратта ни эшләргә, тикшерү органнарына һәм судка мөрәҗәгать итү өчен нинди материаллар җыярга...
6 февральдән Татарстанда табиблар хатасыннан зыян күргәннәр өчен "кайнар" линия эшли башлады. Аны Казан хокук саклау үзәге оештыра.
Акция хокук саклау эшчән-легенә бүлеп бирелгән Россия Президенты гранты акчасына уз-дырыла. Юристлар гражданнарга бушлай консультация бирәчәк, һәлакәттән соң беренче чиратта ни эшләргә, тикшерү органнарына һәм судка мөрәҗәгать итү өчен нинди материаллар җыярга кирәклеген аңлатачак.
Медицина ярдәмен күрсәткәндә килеп чыккан кимчелекләрне раслаучы документлар булган очракта, Казанның хокук саклау үзәге судта мөрәҗәгать итүченең ихтыяҗларын якларга әзер.
Казан хокук саклау үзәгенең "кайнар" линия телефоны - 8(843) 277-03-86. Юристларга әлеге телефон номеры буенча агымдагы елның 20 февраленә кадәр мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итәләр Казан хокук саклау үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа