Яңалыклар
Хокук сакчысына һөҗүм
22 сентябрь көнне төнге 22 сәгать 10 минутта Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегенең дежур частена Ленин урамының 132 нче йортында яшәүчедән урамда бер исерек ир-атның үтеп йөрүчеләргә пычак белән янавы турында хәбәр килеп ирешә.
Әлеге адреска тиз арада 873 нче патруль-пост хезмәткәрләре җибәрелә. Урынга килеп җиткәч, алар кораллы ирдән кулындагы...
22 сентябрь көнне төнге 22 сәгать 10 минутта Бөгелмә шәһәре эчке эшләр бүлегенең дежур частена Ленин урамының 132 нче йортында яшәүчедән урамда бер исерек ир-атның үтеп йөрүчеләргә пычак белән янавы турында хәбәр килеп ирешә.
Әлеге адреска тиз арада 873 нче патруль-пост хезмәткәрләре җибәрелә. Урынга килеп җиткәч, алар кораллы ирдән кулындагы пычакны җиргә ташлавын таләп итәләр, әмма ул әлеге таләпкә буйсынмый, алай гына да түгел, 37 яшьлек полиция прапорщигына пычак белән һөҗүм ясый. Бары тик хәрби көрәш алымнарын белүе һәм аны урынлы куллануы нәтиҗәсендә генә полиция хезмәткәренең гомере өзелми кала. Контралымнар ярдәмендә 22 яшьлек гаепләнүче кулга алына. Аңа хәзер РФ Җинаять кодексы 318 нче маддәсенең 1 нче бүлеге нигезендә җавап тотарга туры киләчәк, өстәвенә, әлеге тәртип бозучы моңа кадәр дә хөкем ителгән булган инде, дип хәбәр итә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса