Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең хокук сакчылары фатир басу җинаятен ачкан

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең дежур частена 49 яшьлек бөгелмәледән гариза килеп ирешә. Ул 3 сентябрь көнне 10 - 12.15 сәгатьләрдә билгесез затның Пржевальский урамындагы фатирдан 14 мең сумлык "Самсунг" планшетын урлавы турында хәбәр итә. Җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре әлеге гамәлне кылуда шикләнелүче, элек тә хөкем ителгән 24 яшьлек бөгелмәлене...

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең дежур частена 49 яшьлек бөгелмәледән гариза килеп ирешә. Ул 3 сентябрь көнне 10 - 12.15 сәгатьләрдә билгесез затның Пржевальский урамындагы фатирдан 14 мең сумлык "Самсунг" планшетын урлавы турында хәбәр итә.
Җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре әлеге гамәлне кылуда шикләнелүче, элек тә хөкем ителгән 24 яшьлек бөгелмәлене кулга алалар, аңардан урланган планшетны табалар.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-егет зыян күрүченең әлеге фатирда яшәүче туганын алдап, фатирга кергән, шунда җинаять кылган. Шикләнүчегә читкә чыгарга ярамау язуы бирелгән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса