Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөкемдарлар һәм матбугат кыры

17 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәр суды киңәшмәләр залында эшлекле очрашу узды.

Очрашуда Бөгелмә шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, федераль һәм җәмәгать судьялары, журналистлар катнашты. Шәһәр суды матбугат үзәге җитәкчесе Виктор Бабичев "Бөгелмә шәһәр судының гаммәви матбугат чаралары белән хезмәттәшлеге" темасына чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул үткән елдагы әһәмиятле вакыйгаларга һәм бу елга планлаштырылган эшләргә тукталды. Очрашудагылар Бөгелмә шәһәр судының үз сайты эшләвен, барлык кызыксындырган сораулар белән кайда, кемгә, ничек мөрәҗәгать итү тәртибен белә алдылар. Үз чиратында, Бөгелмә шәһәр суды рәисе Т.Гаделшин журналистлар сорауларына тулы җаваплар бирде, аларга эшчәнлекләрендә хокукый хаталар җибәрмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген мисаллар белән аңлатты.

Әлеге очрашу Бөгелмә шәһәр судының күмәк матбугат чаралары һәм гражданнар мөрәҗәгать итүе өчен һәрвакыт ачык булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса