Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттәшлек зарур

8 август көнне җирле хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе булып узды. Темасы - "Эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте һәм җирле үзидарәләрнең Россиянең башка регионнарыннан, якын чит илләрдән килеп, Бөгелмә муниципаль җирлегендә урнашкан кешеләрне һәм теркәлү узмыйча яшәүчеләрне ачыклау; радикал ислам, шул исәптән иректән мәхрүм итү...

8 август көнне җирле хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе булып узды.
Темасы - "Эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте һәм җирле үзидарәләрнең Россиянең башка регионнарыннан, якын чит илләрдән килеп, Бөгелмә муниципаль җирлегендә урнашкан кешеләрне һәм теркәлү узмыйча яшәүчеләрне ачыклау; радикал ислам, шул исәптән иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләр белән эшләү; экстремизмга каршы һәм Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә террорчылыкка каршы көрәшне активлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү юнәлешендә үзара аңлашып эшләвен оештыру".
Төп доклад белән Бөгелмә шәһәр прокуроры Вадим Кузьмин чыгыш ясады. Ул, проблемаларны яктырту белән беррәттән, алда торган бурычларга да тукталды.
Аннары РФ Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчесе урынбасары А. Потапов, ТР буенча Федераль миграция хезмәте идарәсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Р. Гарифуллин һәм СИЗО-3 начальнигы В. Куклинның чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса