Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын индексацияләмәскә тәкъдим итә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән. "Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ана капиталы күләмен инфляция үсеше темпын исәпкә алып ел саен карауны туктатырга тәкъдим ителә", - диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау...

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән.

"Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ана капиталы күләмен инфляция үсеше темпын исәпкә алып ел саен карауны туктатырга тәкъдим ителә", - диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә дип яза "Интерфакс".

Белдерелгәнчә, мондый карар "илдәге финанс-икътисади вазгыятьне исәпкә алып", шулай ук министрлыкта закон буенча бөтен социаль түләүләр индексацияләнәчәк бердәм дата билгеләргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса