Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы 2017 елда иң кирәкле һөнәрләрне атады

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда иң кирәкле һөнәрләрне атады, дип яза "РИА Новости", әлеге оешмага сылтама биреп. Билгеләп үтелгәнчә, эш бирүчеләр аеруча югары квалификацияле фән, техника һәм гуманитар өлкәләрдәге белгечлекләр белән кызыксына. Аерым алганда, сүз сәнәгать, төзелеш, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук юрист, фәнни хезмәткәрләр һәм табиблар турында...

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда иң кирәкле һөнәрләрне атады, дип яза "РИА Новости", әлеге оешмага сылтама биреп.

Билгеләп үтелгәнчә, эш бирүчеләр аеруча югары квалификацияле фән, техника һәм гуманитар өлкәләрдәге белгечлекләр белән кызыксына. Аерым алганда, сүз сәнәгать, төзелеш, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук юрист, фәнни хезмәткәрләр һәм табиблар турында бара.

Шулай ук әлеге идарәдә 2017 елда нинди белгечләргә ихтыяҗ аз булачагы турында хәбәр иттеләр. Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бизнес өлкәсендәге профессионаллар, администраторлар, документация әзерләү белән шөгыльләнүче җитәкче һәм гади хезмәткәрләргә эш әзләргә авыррак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса