Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш килешүләрен тикшерү буенча сервис эшләтеп җибәрә

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хезмәт килешүләренең законга тәңгәллеген онлайн-тикшерү буенча сервисны эшләтеп җибәргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. Әлеге сервистан ведомствоның "Работа в России" һәм "Онлайинспекция.рф" порталларында файдаланырга була. Федераль хезмәттә билгеләп үтүләренчә, хәзер эшкә урнашыр алдыннан "Работа в Росии" порталына кереп, эш...

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хезмәт килешүләренең законга тәңгәллеген онлайн-тикшерү буенча сервисны эшләтеп җибәргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә.

Әлеге сервистан ведомствоның "Работа в России" һәм "Онлайинспекция.рф" порталларында файдаланырга була.

Федераль хезмәттә билгеләп үтүләренчә, хәзер эшкә урнашыр алдыннан "Работа в Росии" порталына кереп, эш бирүче тәкъдим иткән хезмәт килешүе проектын тикшерергә мөмкин.

Ә килешүне төзегән хезмәткәрләр дә "Онлайнинспекция.рф" порталындагы "Проверь трудовой договор!" сервисыннан файдланып, хокуклары үтәлешен тикшерә ала. Әгәр дә нинди дә булса хилафлыклар ачыклана икән, порталның "Сообщить о проблеме" сервисыннан файдаланып, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса