Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәерле иртә, дуслар! Көнегез уңышлы, бәрәкәтле һәм хәерле үтсен!

Бер ходайдан,мәхәббәт сорама син.. Бер ходайдан ,сора ярдәмен. Ярдәменнән безне ташламасын Барыбызга да шуны әйтәмен.


Бер ходайдан,бәхет сорама син..
Бәхет өләшми,ул күкләрдән.
Иман нуры, качып бара бездән,
Качкан инде,ул бик күпләрдән.

Бер ходайдан, байлык сорама син..
Байлык бит ул,була бер айлык.
Яшә җирдә үз байлыгың белән,
Шул вакытта килер зур шатлык.

Бер ходайдан сора,исәнлегең...
Исәнлек ул гомер байлыгы.
Исән кеше аңлар яшәү ямен,
Исән кеше генә,булмас кайгылы.

Бер ходайдан сора, ярлыкавын...
Бу дөньяда без бит гөнахлы.
Кичер ходам адәм балаларын...
Адым саен ясыйбыз гөнахны...

Лилия Сәхәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса