Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ХƏРБИ ДАН КӨНЕ

2 февраль көнне "Единая Россия" Бөтенроссия сəяси партиясенең Бөгелмə бүлеге Хəрби дан көне (Сталинград шəһəрен фашист илбасарларыннан азат итүнең 73 еллыгы) уңаеннан, Халыклар дуслыгы китапханəсендə яшь гвардиячелəр белəн тематик очрашу уздырды.


Биредə яшьлəр Бөек Ватан сугышы ветераны Хəмит Газиз улы Шафиков белəн очрашты. Аның сүзлəренə караганда, Сталинград өчен барган коточкыч сугыш һəм совет гаскəрлəренең җиңүе дөньякүлəм əһəмияткə ия була. "Мин бу көнне бүгенгедəй хəтерлим. Сталинград фронтындагы уңыш сугышның юнəлешен җиңүгə таба борды. Мин "Катюша"лар батальонында хезмəт итə идем", - дип искə төшерде Хəмит ага.Китапханə хезмəткəрлəре яшь буынны Сталинградта булган тарихи вакыйгалар белəн таныштырды. Экскурсия барышында яшь гвардиячелəр үзлəре өчен яңа фактлар да ачыклады. Активистларның берсе - Дарья Положенцова сүзлəренə караганда, ерак Франция мəркəзе Парижда Сталинград исеме белəн урам һəм мəйданнар аталган икəн, моннан тыш, аның яратып укый торган "Жди меня" шигыре авторы Константин Симонов əлеге иҗат җимешен нəкъ менə Сталинград фронтына китəр алдыннан язган булган."Без ветеранга рəхмəтлебез. Көнебезнең аяз булуы нəкъ менə Хəмит ага Шафиков кебек геройларга бəйле бит", - ди "Единая Россия" Бөтенроссия сəяси партиясенең "Яшь гвардия" җирле бүлеге җитəкчесе Алексей Мухалев.Очрашу вакытында яшьлəр, һəр нечкəлеккə игътибарлы булып, ветеранга сораулар яудырып торды. Аралашу ике сəгатькə якын дəвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса