Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәбәрләр

Аянычлы вакыйга 5 декабрьдә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә 329,6 километрдагы Казан-Оренбург юлында "Лада-Приора" автомобиле "КамАЗ" машинасының тагылмасы белән бәрелешә. Аянычлы вакыйгада 5 кеше вафат була: "Лада" машинасы йөртүчесе һәм ике пассажир - юл-транспорт һәлакәте урынында ук, ә җиңел машинаның тагын ике пассажиры яралардан Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә җан бирә. Әлеге...


Аянычлы вакыйга

5 декабрьдә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә 329,6 километрдагы Казан-Оренбург юлында "Лада-Приора" автомобиле "КамАЗ" машинасының тагылмасы белән бәрелешә.
Аянычлы вакыйгада 5 кеше вафат була: "Лада" машинасы йөртүчесе һәм ике пассажир - юл-транспорт һәлакәте урынында ук, ә җиңел машинаның тагын ике пассажиры яралардан Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә җан бирә. Әлеге вакыйга буенча тикшерү эше алып барыла.

Коррупциягә каршы

Бөгелмә аграр көллиятендә 1, 2, 3 нче курс студентлары өчен гадәти булмаган сыйныф сәгате үтте. Ул Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланды.
"Безнең тормышта - коррупция" дип аталган сыйныф сәгате бу начар гамәлне булдырмауга юнәлтелгән иде. Чарада Бөгелмә шәһәренең коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, хокук саклау органнары, про-куратура, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Алар, студентлар каршында чыгыш ясап, хокук-бурычлар турында сөйләделәр, "коррупция" төшенчәсе, аны профилактикалау һәм булдырмый калу турында фикер алыштылар. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тагын бер тапкыр уяу булырга өндәделәр. Барлык катнашучыларга ышаныч телефоннары язылган искәрмә буклетлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса