Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык өчен мөһим

"Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь хезмәтләре сферасы халык өчен сәламәтлек саклау, мәгарифтән дә алдарак булып, һәрвакыт беренче позициядә тора".

7 март көнне Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Билгеле булганча, Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турындагы 185 нче Федераль канунның дөнья күрүендә төп инициаторларның берсе булды. Узган дүрт ел эчендә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә барлык чыганаклардан 26,3 миллиард сум финанс җәлеп ителде, шул вакыт эчендә 9 меңнән артык күпфатирлы торак йорт капиталь төзекләндерелде.

"Күрелә торган чараларга карамас-тан, халык тарафыннан әлеге өлкә эшчәнлегенә кагылышлы нигезле дәгъ-валар алына. Шуңа күрә бу юнәлештә системалы эш алып бару һәм килеп туган проблемаларны оператив чишү бик мөһим", - диде ТР Президенты.
Күпсанлы чыгышлардан соң "түгәрәк өстәл" утырышларында җентекле фикер алышулар булды.

Таныклыклар - ЮХИДИ бүлегендә

Агымдагы елдан башлап, административ хокук бозган транспорт йөртү-челәрдән алынган таныклыклар элекке кебек имтихан бүлекчәләрендә түгел, ә ТР муниципаль берәмлекләрнең ЮХИДИ бүлекләрендә, ягъни җавапка тартылган затларның фактта яшәү урыннарында сакланачак.

Автоинспекция хезмәткәрләре транспорт йөртүче хокук бозган урында аның таныклыгын алып калалар һәм, тиешле документларны рәсмиләштереп, өч көн эчендә барысын бергә почта аркылы җирле ЮХИДИ бүлегенә җибәрә-ләр. Йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогы беткән кеше аны, тиешле медицина белешмәсен һәм паспортын күрсәтеп, кабат ала.

Волейбол

8 март көнне "Факел" спорт комплексында предприятие һәм оешма-ларның хатын-кыз физкультура коллективлары арасында, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, шәһәр кубогына уеннар үтте.

Ярышларда 7 команда катнашып, беренче урынны - "ТНГ-Групп" ҖЧҖ, икенчелекне - "Бөгелмәгаз" идарәсе, өченчелекне "Вамин-Татарстан" җәм-гыяте командалары яулады.

Бокс, кикбоксинг

9-10 март көннәрендә Бөгелмәдә тренер-укытучылар М.Әхмәтшин, Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бердәм көрәш (бокс, кикбоксинг) фестивале үтте.

Бу чарада Татарстанның һәм Башкортстанның 12 шәһәреннән 84 спортчы катнашты, 28 медаль комплекты уйнатылды. Бөгелмәдән 19 кеше бу ярышның җиңүчеләре исемлегенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык хәбәр тораккоммуналь