Халыклар дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» фестивале узачак
III Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында 5 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» («Жемчужные голоса») фестивале узачак. Сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арасында: «Сантош» һинд биюе, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбльләре. «Жемчуженки»...
III Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында 5 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» («Жемчужные голоса») фестивале узачак. Сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясаячак.
Алар арасында: «Сантош» һинд биюе, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбльләре. «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле үз юбилее уңаеннан махсус программа тәкъдим итәчәк.
Башлана 16:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа