Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкара туган тел көне уңаеннан

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Безнең лицейда бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмдә тел турындагы материаллар күргәзмәсе, әдәби-музыкаль кичә, интеллектуаль уеннар...

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.

Безнең лицейда бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Быелгы бәйрәмдә тел турындагы материаллар күргәзмәсе, әдәби-музыкаль кичә, интеллектуаль уеннар да укучыларның игътибарын телләрне саклауга, үстерү мәсьәләләренә юнәлтү максатында оештырылган иде. Лицейда күптөрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырылды, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Укучылар телгә багышланган шигырьләр, ребуслар, башваткычлар төзеделәр; тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар туплап, стенд ясап куйдылар. Аеруча 7 нче сыйныф укучылары активлык күрсәтте: әдәбимузыкаль кичәдә шагыйрьләребезнең туган тел турындагы тирән эчтәлекле шигырьләрен сөйләп, халкыбызның моңлы җырларын башкардылар. "Теле барның гына иле бар!" дип аталган бу кичәдә өлкән сыйныф укучылары тарафыннан эшләнгән республикабыз символлары, илебездә гомер кичерүче төрле милләт вәкилләре турында презентацияләр күрсәтелде.

Туган телебез бай, матур, күркәм, тапкыр, могҗизалы, җор, егәрле, тирән фикерле. Тик бүгенге татар укучысына көн таләбе үз туган теленнән дә ныграк, кирәклерәк итеп, рус һәм инглиз телләрен өйрәнүне куя. Шуңа күрә дә олуг остазыбыз Каюм Насыйриның: "Адәм үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, мәгәр озак заманда күнегә алмас", - дигән сүзләрен өлге итеп эшләү зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1