Хаҗга багышланган көмеш тәңкә
"Татфондбанк" сатуга хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде. Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында. Тәңкәнең бер ягында - Мәдинәдәге Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында Хаҗның 3 символы урын алган: ябык алтынланган Коръән, Кәгъбәтулла һәм ачык алтынланган Коръән. Шулай ук тәңкәдә Әл-Хәрәм мәчете...
"Татфондбанк" сатуга хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде.
Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында. Тәңкәнең бер ягында - Мәдинәдәге Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында Хаҗның 3 символы урын алган: ябык алтынланган Коръән, Кәгъбәтулла һәм ачык алтынланган Коръән. Шулай ук тәңкәдә Әл-Хәрәм мәчете дә бар. Тиражы - 200 данә, авырлыгы - 124,4 г, ә бәясе 35 мең сум тәшкил итә, дип белдерә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа